Балаларның имин ялын оештыру- уртак бурыч!
Яңа Әлем мәдәният йортында балаларның җәйге ялын оештыру һәм каникул чорында куркынычларны кисәтүгә багышланган ата-аналар җыелышы булды.
Очрашуда хакимият, ЮХИДИ хезмәткәрләре, педагоглар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре түбәндәге аспектларга ата-аналар игътибарын юнәлтте:
- Юлларда балалар иминлеге: ата-аналарга балаларын юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагу һәм велосипед яки электр самокатларында йөргән яшүсмерләрне контрольдә тоту кирәклеге турында искәрттеләр.
- Сулыклар янында, урманда һәм янгын килеп чыга калса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде.
- Ял итүне оештыру: җәйге түгәрәкләр, спорт секцияләре һәм иҗади остаханәләр программасын тәкъдир иттеләр, анда балалар вакытларын педагоглар күзәтүендә үткәрә алачак.
Балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә ирешү, шулай ук балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлыгын булдырган уртак чараларны планлаштыру фикер алышуларның төп темасы итеп куелды.
Чарада яшь буынның иминлеге һәм тәрбиясе өчен җаваплы төп экспертлар- Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, Актаныш районының балигъ булмаганнар эшләре секторының әйдәп баручы белгече Айзат Муллаяров, ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов, мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алмазия Габрахманова чыгыш ясады.
Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итик!
ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев ата-аналарны балаларын юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә, велосипедлар һәм самокатларда, мототехникаларда йөрүне контрольдә тотарга, шулай ук җәяүле балаларга, үзләренә юлларга чыкканда киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга өндәде. «Һәр хокук бозу-фаҗигагә таба бер адым!» - дип билгеләп үтте ул.
Хокук бозуларны профилактикалау
Айзат Муллаяров игътибарны яшүсмерләрнең хәвефле тотышын булдырмауда гаиләнең роленә юнәлтте. Яшүсмерләрне законсыз рәвештә акча алуга («дропперство») җәлеп итүне профилактикалау, наркотикларның балигъ булмаганнар арасында таралуы һәм курьерларның роле турында аңлатты. Айзат Тәлгать улы шулай ук куркыныч хәлләрдә яшәүче балигъ булмаганнарны ачыклау буенча җәйге рейдлар узачагын әйтте.
Җәйге ялны оештыру
Мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов мәктәп яны лагерьлары һәм түгәрәкләре программасын тәкъдим итте, ә Алмазия Габрахманова планлаштырылган экскурсияләр һәм походлар турында сөйләде.
Авыл инфраструктурасы
Авыл башлыгы Марат Исламов урамнарны яктыртуны көчәйтергә һәм балалар мәйданчыкларын яңартырга вәгъдә итте, ә Ләйсән Мөхәммәтова: «Балалар мәктәпкә һәм секцияләргә йөргән барлык маршрутларны тикшерәбез», - дип өстәде һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча эшлекле фикерләрен җиткерде.
Ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләр турында белешмәлекләр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев