Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Язгы каникуллар исән-имин, хәвеф- хәтәрсез узсын!

Тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана, һәм әлбәттә инде, балаларның буш вакыты күбрәк булачак. Балаларның ял вакытын исән-сау, тәртипле, файдалы үткәрүен тәэмин итү- укытучыларның, район җитәкчеләренең һәм ата-аналарның төп максаты.

Бүген Актанышның 2 нче санлы, Яңа Әлем һәм Богады мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр узды. «Мөһим темага сөйләшүләр" дәресе кысаларында, мәктәп укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты И. К. Хәсәнова һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм җәмәгать тәртибе буенча секторның әйдәүче белгече А. Т. Муллаяров, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Л. Р. Мөхәммәтова, ЮХИДИ инспекторы И. Ф. Мингазов аралашты.

Балигъ булмаганнарны җинаять юлы белән алынган акчаларны легальләштерүгә һәм акчага әйләндерүгә бәйле законсыз эшчәнлеккә җәлеп итүне профилактикалау ("дропперство"); курьер сыйфатында наркотик һәм психотроп матдәләр тарату; балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү- сөйләшү актуаль темаларга багыланды.

Мондый очрашулар укучыларга законнарны үтәүнең мөһимлеген аңларга һәм куркыныч хәлләрдә калмаска ярдәм итәр дип өметләнәбез. Каникуллар исән-имин, хәвеф- хәтәрсез узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев