Иделдә көймә әйләнеп капланган: бер ир-ат һәлак, икенчесен эте коткарган
Казанда Идел елгасында көймә әйләнеп капланган: бер ир-ат һәлак, икенчесен эте коткарган. Фаҗига Казан шәһәрендә, «Дубки-2» бакчачылык ширкәте янында булган.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ике ир-ат этләре белән пластик көймәдә йөзгән. Бер мизгелдә көймә әйләнеп капланган. Ир-атларның берсе эте белән ярга чыга алган, икенчесе югалган. Соңрак коткаручылар баткан ир-атның гәүдәсен ярдан 100 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә тапкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, Татарстанда кече үлчәмле суднолар өчен навигация сезоны бары тик 25 апрельдә генә ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев