Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Куркып калмагыз: 20 май көнне Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре узачак

Актанышта хәвеф-хәтәр хәлләргә юл куймас өчен, була калса, тиз арада катлаулы ситуацияләрне чишә белү максатыннан даими рәвештә өйрәнүләр уза. Аның чираттагысы 20 май, дүшәмбе көнне тәгаенләнде.

 Бөтенроссия өйрәнүләре вакытында мәгариф оешмалары- мәктәпләр һәм балалар бакчалары объектларына карата кылынган кораллы һөҗүмне ликвидацияләү күнекмәләре тикшереләчәк. Өйрәнүләр вакытында бинадагы шартлаткыч җайланмаларны эзләп табу, аны зарарсызландыру, хезмәткәрләрне һәм балаларны эвакуацияләү һәм башка коткару, саклык хәрәкәтләрен үтәү мөһим.

Өйрәнүләргә хокук сакчылары, МЧС хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм дә тартыла. Әлбәттә, бу хезмәтләр объектларга барганда автомобиль сигналлары да кушылачак. Оештыручылар районыбыз гражданнарын бу вакытта курыкмаска кирәк, дип искәртә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев