Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Татарстанда ике көн эчендә газ белән бәйле биш җитди һәлакәт теркәлде

Татарстанда соңгы ике тәүлектә газ белән бәйле биш җитди һәлакәт теркәлгән. Республика Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, оператив хезмәтләр әлеге чорда биш тапкыр чакыру буенча урынга чыккан.

Иң фаҗигале вакыйга Әгерҗе районында теркәлде. Бима авылында Нагорная урамындагы шәхси йортта 1949 елгы хатын-кыз һәм 1968 елгы ир-ат мәетләре табылган. Алар — ана белән ул. Аларның үлем сәбәпләре ачыклана. Фаҗигадән соң газ хезмәте белгечләре төтен чыгару торбасының газ казанына тоташкан урыны өзеклеген ачыклаган.

Калган очраклар Казан шәһәрендә булган.

Бертуган Касыймовлар урамындагы 64 нче йортта 2001 елгы егет һәм 2004 елгы кыз юшкәнең һаваны эчкә тартуы аркасында хастаханәгә озатылган;

Мусин урамындагы 49а йортта кире тарту аркасында 10 фатирны тәэмин итүче стоякта газ сүнгән;

Чкалов урамындагы 10 нчы йортта газүткәргечтәге газ чыгып тору сәбәпле берничә фатирга газ бирү туктатылган;

Олег Кошевой урамындагы 14 нче йортта оста куллы берәү газүткәргечкә су җибәргән. Аңа матди зыянны каплау һәм административ штраф яный.

Барлык йортларда да газ белән тәэмин итү хокук бозулар бетерелеп, тиешле тикшерүләр уздырылганнан соң гына яңадан торгызылачак. Дәүләт торак инспекциясе һәр очракның сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компанияләрнең һәм газ хезмәтләренең вазыйфаларын ни дәрәҗәдә үтәвен тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев