Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

Бәрәкәтле, мул уңышлы булсын!

Язгы басу эшләренә дә күп вакыт калмады… Тырышларга эш карышмый!

Сез бу рәсемдә «Чишмә» хуҗалыгының баш агрономы, 30 еллык стажка ия авыл хуҗалыгы тармагының тәҗрибәле белгече Янбулат Исламовны күрәсез. Әлеге көнне бик актуаль мәсьәләләр язгы чәчүгә әзерлек һәм уҗымнарның халәте. Тулаем хуҗалыкның чәчелә торган җир мәйданы 3000 гектар.
Уҗымнар ничек?
Басулар кар катламнарыннан ачылып кына киләләр. Тәүге карашка торышлары кәнәгатьләндерерлек. Көннәр җылыту белән “Чишмә”леләр тукландыру эшләренә керергә торалар. Уҗымнар бу хуҗалыкның барлыгы 480 гектарда чәчелгән: 120 гектары көзге арыш, калганы көзге бодай. 
Язгы чәчүдә нинди культуралар һәм күпме чәчү планлаштырыла?
Язгы чәчүдә 500 гектар язгы бодай, 600 гектар арпа, 50 гектар солы, 700 гектар кукуруз чәчү планлаштырыла икән. 
Орлыклар нинди, яхшы шытым бирерме?
Күпъеллыклардан 700 гектардан артык люцерна икән. Беръеллыклар 250 гектар  мәйданны били. Сортларны киңәш ителгәнчә, биредә алмаштырып торалар. Яртысы оригиналь “Элита”, Ульяновскийдан арпа, бодай, солы, борчак орлыкларын алып кайталар. Һәрбер культура 3 тонна күләмендә кайтарыла. Ел саен яңартылып тора орлыклар. 
Эш кайчан башланачак?
Язгы кыр эшләре күпъеллыклыларны эшкәртүдән башланырга тора, тырмап, ашлама кертеп башлап җибәрергә торалар “Чишмә”леләр. Әлеге хуҗалыкта 4 чәчү агрегаты эшли.
Бәрәкәтле туфракка зур тырышлык салып күмдереләчәк орлыклар тигез шытым бирсен, яхшылап үссен һәм көз буралар тулышып, мул уңыш белән аклансын, дип телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев