Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

“НУР” ХУҖАЛЫГЫНДАГЫ СЕМИНАРДАН РЕПОРТАЖ: Хезмәт дәрте белән кайнашып

Бүген Актаныш районының Уразай авылында урнашкан «Нур» хуҗалыгында районкүләм авыл хуҗалыгы аграр предприятиеләренең семинары үтте. Ул бу хуҗалыкның ындыр табагын караудан, заманча шартларга туры килешле эшләнгән һәм җиһазландырылган баш агрономның эш бүлмәсе белән танышудан башланды. Семинар эшенә районыбызның Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм “Нур”ның җитәкчесе Даниф Харисов җитәкчелек иттеләр.

Иң тәү чиратта язгы кыр-басу мәшәкатьләренә әзерлек каралды. 
Барлыгы районда язгы чәчүдә 355 трактор, 35 тырма агрегатлары, 49 гади тырма агрегатлары, 39(+37 КПС-4) культиваторлары, 26 чәчү комплексы, 42 гади чәчкеч комплексы, 15 – 6”М”лы механик чәчкечләр, 89 каток агрегаты, 78 ашлык төягеч катнаштырыла. Сөенечле күренеш, дисәк тә күпертү булмас. Районыбызда техника паркы ел саен тулыландырылып һәм яңа техника белән баетылып тора. Соңгы биш ел эчендә 81 трактор, 27 ашлык сугу комбайны, 24 турагыч комбайны алынган. Бу техника 1985 миллион сумга баскан. 
 “Нур” хуҗалыгы исә башка хуҗалыклардан бер дә калышмый, алдынгы сафларны били. Биредә җир мәйданы тулысынча 4492 гектар күләмендә, шуның 2937 гектары сөрүлек җире. Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кадрлар мәсьәләсе дә уңай хәл ителә, яшьләр монда теләп кайта, матур итеп эшләп йөриләр. Ике егет әлегесе көнне бу хуҗалыктан максатчан юнәлеш буенча агроном һәм инженер белгечлекләренә белем алалар.  Хезмәт дәрте кайнап тора! Алда торган бурыч, заман куйган шарт – терлеккә азык үзәге җайланмасын да алу, кулланышка кертү.
Яз көне Уразай яклары басуларына ДТ-75(БЗТС 9Х), МТЗ-82,920(БЗТС 6Х1), МТЗ-82, 920 һ.б. куәтле, заманча техника чыгарыла. “Ростсельмаш”, “Ярославич” кебек ышанычлы һәм дәрәҗәле техника, культиваторлар җитештерү компанияләре белән дә хезмәттәшлек “Нур”да гөрләп бара. “Нур”да 100 гектар сөрем җиренә туры килгән ат көче куәте 182.Тулысынча чәчү мәйданы быел 1977 гектар. 
Гомумән, агымдагы елда районыбыздагы аграр предприятиеләрдә файдаланылучы тракторлар, үзйөрешле авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге техника төрләре һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерү вакытында зыян китерерлек күренешләр юк әлегә. Әмма, игътибарлык мөһим!

 

Механизаторлар Дилүс Шәрипов һәм Азамат Сәетов язгы чәчү чорын һәр ел саен көтеп алалар. Азамат үзйөрешле тагылмалы культиватор белән басуларны иңләсә, Дилүс – “MASSEY FERGUSON 8690” белән кырларны гизә.

Алга таба семинар барышында чәчеләчәк орлыклар сыйфатлы турындагы районның орлыкчылык Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Әфка Сәрваров сөйләде. Бу мәсьәләгә аеруча игътибар кирәклеген ассызыклады. Орлыкларны инспекция тарафыннан тикшертүгә яшь агрономнар да битарафлык күрсәтмәсеннәр иде, дигән фикерен җиткерде.
Семинар хуҗалыкның машина-трактор паркын, аның заман таләпләренә туры килешле ясалган гаражны, махсус санузел бүлмәләрен карау белән дәвам итте. Җылы, якты бинада хәтта “Камаз” машиналарын да ремонтлыйлар икән бит! Механизатор өчен кирәкле һәм файдалы мәгълүмат белән механизатор почмагы да оештырылган.
Кыскасы, нурлыларның хезмәт дәрте белән кайнашып эшләүләренең турыдан-туры шаһиты булдык. Игенчеләргә бөтен максатларының ту- лысынча тормышка ашып, агымдагы елда да Актаныш игенчесе исемен данлауларын телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев