Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

«Алтынчәч» коллективы гамәли өйрәнүләрдә сынатмады

20-21 сентябрь көннәрендә «Актанышның 7 нче балалар бакчасында» Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең төп чаралар планы нигезендә гамәли өйрәнүләр үткәрелде. Беренче көнне балалар бакчасы хезмәткәрләренә теоретик уку, икенче көнне практик яктан ныгыту үткәрелде.

Өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе И. М. Мортазин җитәкчелегендә алып барылды. Бинада янгын чыкканда балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирүче кешеләрнең гамәли күнекмәләре, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү, балаларны куркынычсыз урынга урнаштыру, шартлы янгынны сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек практик күнекмәләр ныгытылды. 

Оештыручылар бәяләвенчә, гамәли өйрәнүләрдә куелган максатларга ирешелде, катнашучылар куелган бурычларны уңышлы үтәделәр.20-21 сентябрь көннәрендә «Актанышның 7 нче балалар бакчасында» Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең төп чаралар планы нигезендә гамәли өйрәнүләр үткәрелде. Беренче көнне балалар бакчасы хезмәткәрләренә теоретик уку, икенче көнне практик яктан ныгыту үткәрелде. 

Өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе И. М. Мортазин җитәкчелегендә алып барылды. Бинада янгын чыкканда балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирүче кешеләрнең гамәли күнекмәләре, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү, балаларны куркынычсыз урынга урнаштыру, шартлы янгынны сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек практик күнекмәләр ныгытылды.

Оештыручылар бәяләвенчә, гамәли өйрәнүләрдә куелган максатларга ирешелде, катнашучылар куелган бурычларны уңышлы үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев