Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

«Автобабай» булып икенче ел рәттән Рөстәм Раянов таныла

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Актанышта елдагыча «Автобабай, автоәби» районкүләм бәйгесе үткәрелде.

Чара ЮХИДИ район буенча профилактика бүлеге тарафыннан, урындагы автомәктәп ярдәмендә үтә. 

Иң тәү чиратта катнашучыларны ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәламләде:

— Хөрмәтле конкурсантларыбыз, сезгә карасаң бер дә — әби, бабай, дип әйтерлек түгел! Барыгыз да япь-яшь. Алга таба да сау-сәламәт булыгыз. Киләсе конкурсларда күбрәк составта, матур итеп катнашырга насыйп булсын!

Конкурсның төп максаты: юлларда йөргәндә игътибарлылыкны, саклыкны тагы да ныграк арттыру иде. Бәйге ике этаптан торды. Беренчесе — компьютерларда теоритик белемне күрсәтү булса, икенчесе — машинаны фигуралы йөртүдән гыйбарәт булды. Инструктор Алмаз Шәйхразыев өлкәннәребезнең инструкторы буларак белемнәрен, тәҗрибәләрен сынады. 

Без бер арада инструктор Алмаз Альбертович белән әңгәмәләштек:

— Безнең теория өлешендә 20 сорау бирелә. Аларны тиз арада һәм дөрес җавапларга кирәк. Әгәр дә хата китә икән, өстәмә 5 сорау кушыла, 2 хата җибәреллсә — 10 сорау өстәлә.

Тест сорауларына яңалыклар кертеләме, даими үзгәрәме?

— Сораулар төрле, катлаулылары да, җиңелләре дә бар. Компьютер аларны төрлечә бирә. 

Тест сорауларына җаваплаганда өлкәннәр бик авырсынмый. Җавапларны тиз-тиз сайлауларына да хәйран калдык.

Район ветераннар советының сәркатибе Зәлифә Әмирова:

— Руль артында ныклап бер 15 еллап. Әле мин иномарка машинасын иярлим, аңа утырганыма да 10 ел чамасы вакыт үтеп киткән. Иң башта «Ока» машинасында йөри идем. Мондый бәйгеләрдә катнашканым бар иде. Ныклап әзерләнгәнем дә юк. Әлбәттә, каушата. Ләкин кызык. 

Зәлифә апа бик ерак юлларга йөрми икән. Әмма юл кануннарын төгәл үти. Әле күптән түгел 70 яшьлек юбилеен да каршылаган.

Беренчелекне бәйгедә Рөстәм Раянов яулады. Икенче урынга Фәрит Хафизов лаек булды, 3 урынга Хәлил Хуҗин чыкты Җиңүчеләр кубоклар, мактау кәгазълары, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Калганнарга исә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев