Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

14 яшьлек райондашыбыз үзенең туган көнендә питбайкта юл һәлакәтенә очраган

3 августта, үзенең туган көнендә Актаныш районының бер авылында 14 яшьлек егет питбайк белән юл һәлакәтенә очрый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул тизлекне шактыйга арттырган, питбайкын идарә итә алмыйча ауган. Өстәвенә башында мотошлем да булмаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән яшүсмер хастаханәгә китерелә.

Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карауларын сорый. Инспекторлар баланың кайда булуын даими контрольдә тотарга, үлемгә китерә торган уенчыклар сатып алмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев