Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

М-7 юлының Актаныш районындагы өлешендә ике йөк машинасы бәрелешеп, берсендә пассажиры һәлак булган

Бүген, 11 гыйнварда, Актаныш районы аша узучы М-7 «Волга» автоюлының 1130нчы километрында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булды. Авария ике йөк машинасының маңгайга-маңгай бәрелешүе аркасында килеп чыккан. бәрелешкән.

ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, FAW йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә FAW шоферы хастаханәгә китерелә, ә аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев