Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Балчык эчү файдалымы, әллә?

Балчык составына кеше организмына кирәкле булган барлык минераллар җыелмасы керә.

    Балчык составына кеше организмына кирәкле булган барлык минераллар җыелмасы керә. Алай гына да түгел, балчык үзе генә дә байтак чирләрне җиңәргә сәләтле. Аның бу үзлеге галимнәр тарафыннан расланган. Димәк, балчык порошогын куллану һәр кешегә дә файдалы була ала.

 

   Балчык организмны чистарта, төрле чирләрдән саклый һәм көч-энергия бирә.

 

   Дәвалану өчен бүген даруханәләрдә, сәламәтлек салоннарында балчыкларның күп төре сатыла. Ләкин аны үзең үзерләргә дә мөмкин. Моның өчен яңа ай туган көнне сайларга кирәк. Ком катышмаган чиста, майлы, шома балчыкны эчү яхшы диелә. Башта төйгеч ярдәмендә аны төеп, порошокка әйләндерәләр, ә аннары иләк аша үткәрергә кирәк. Чиста порошокны коры банкада сакларга һәм, кояш энергиясе сеңсен өчен, аны ешрак кояш нурлары астына куярга кирәк.

 

   Күпме эчәргә дисезме?

 

   Өлкән кеше өчен – 2 чәй кашыгы балчык порошогы алына. Тик метал савыт-саба, кашык кулланмагыз. Балчыкны уянгач та, тамак туйдырганчы эчегез. Бер айдан алып берничә ел дәвамында дәваланырга мөмкин, зыяны юк, файдасы зур. 21 көн эчкәч, 9 көн тәнәфес ясарга киңәш ителә. Бу вакытта башка дарулар эчмәскә, уколлар ясатмаска киңәш ителә.

 

   Ничек эчәргә дисезме?

 

   Порошокны стаканга бераз салкын су салып эретергә, аннан стаканны тутырып тагын су өстәргә һәм эчеп бетерергә кирәк. Төбендә балчык утырып калса, тагын су өстәп, болгатып, кабып бетерегез. Ашаганчы эчү мәҗбүри! Файдасын озакламый тоярсыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев