Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Райоыныбыз территориясен талпанга каршы эшкәртү уңышлы бара

Район башлыгы Ленар Зарипов җәмәгать урыннарын талпанга каршы эшкәртү кирәклеген әйткән иде. Бу эшне иң беренче балалар бакчалары һәм мәктәп территорияләреннән башларга кирәк.

 

Яз җитүгә бар табигать уяна, шул исәптән талпаннар да. Алар +1...+3 градус температурада йокыдан чыгып, һава +15 градуска кадәр һәм аннан да югарырак җылынганда максималь актив була. Быел Татарстанда беренче талпан тешләү 6 апрельдә Яшел Үзән районында теркәлде. 2023 елда исәп-хисап 25 марттан башланган иде.

 

Бүгенге көнгә республикада барлыгы 14 кеше талпан тешләп табибларга мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 8,5 тапкыр азрак. Бәхеткә, паразитлар йогышлы булмаган. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, аларның һөҗүмнәре апрель ахырында май башында көтелә. Активлык июнь ахырында июль башында кими. Ә август аенда икенче дулкын башланачак, ул октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев