Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

САК БУЛЫГЫЗ: Районда талпан кадалу очраклары арткан

"Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәре буенча баш табиб урынбасары Луиза Хафизова талпаннарның язгы-көзге сезонда активлашуын әйтте. Табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш итте. "Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү кирәк", - ди Луиза Мәхиян кызы.

                   Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, язгы чорда талпан кадалып мөрәҗәгать итүчеләр кискен арткан.  Медицина ярдәменә мохтаҗ 86 райондашыбызның 21е- балалар. 

                 Соңгы 2 атнада гына да табигать казасыннан  52 кеше зыян күргән. Бу узган елгы гомуми мөрәҗәгатьләр санына тиң. 

               Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала. Узган ел энцефалит та, боррелиоз да теркәлмәгән, бәхеткә, талпан энцефалиты соңгы ун елда “күренми”.

               Талпан агачтан төшә, диләр. Гадәттә, талпаннар җирдән 1,5 метрга кадәр генә күтәрелә һәм алар сикерә белми. Күп вакыт җирдән, үлән арасыннан менәләр.

              Табиб әйтүенчә, талпан кадалган очракта тән температурасы кинәт 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре күренә башлый.
               Әгәр талпан кадалса, хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Әгәр үзегез тартып чыгарасыз икән, изәргә, ташларга ашыкмагыз: талпан лабораториядә тикшерү, зарарлымы-юкмы икәнлеген билгеләү өчен кирәк.


                      Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре:


- Үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз
 - Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез
 - Чалбар балакларын носкига кыстырып куярга
 - Репеллентларны тәнгә түгел, киемгә сиптерегез.

              Актанышта талпан энцефалитыныннан вакцинация үткәрелә. Бездә нефтьчеләр, төзүчеләр вакцинация уза. Бүгенге көндә илдә талпан боррелиозыннан прививка ясалмаган. Шуны да билгеләп үтәбез: балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан урман  зоналары талпанга каршы эшкәртелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев