Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбрикләве

Сезнең һәммәгезне дә  районда беренче тапкыр тәүлегенә район хуҗалыкларында – 200 тонна, фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда 50 тонна сөт савуга ирешүебез белән тәбрик итәм.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы җитештерүендә хезмәт куючы җитәкчеләр! Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлекчеләр! Хөрмәтле фермерлар, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучы райондашлар!


Сезнең һәммәгезне дә  районда беренче тапкыр тәүлегенә район хуҗалыкларында – 200 тонна, фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда 50 тонна сөт савуга ирешүебез белән тәбрик итәм, ихлас рәхмәтемне, хөрмәтемне белдерәм. Әлеге хезмәтебезгә без еллар дәвамында нәтиҗәле эшләү аша килдек. Дәүләт ярдәмнәреннән файдаланып, республика һәм районның үрнәк эш тәҗрибәсен кулланып, көндәлек туган сорауларны вакытында хәл итеп, районда терлекчелек тармагын үстерүдә максатчан эш оештырып, безгә күрсәтелгән ышанычны акладык, Актаныш игенчесе һәм Актаныш терлекчесе буларак яңа биеклеккә күтәрелдек.
Күркәм уңышыбыз белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш хезмәтчәннәрен тәбрик итте. Әлеге котлауларга кушылып, һәркайсыгызның сөт җитештерүдәге хезмәтләрегезне лаеклы бәялим һәм киләчәктә дә матур хезмәт уңышларына ирешербез дигән ышанычымны белдерәм. Киләчәктә дә эшебез гөрләп барсын, хезмәттә дә,  гаиләдә дә үзебезгә җаваплылык алып, күтәренке кәеф, хезмәт дәрте белән сөенеп эшләп, бәрәкәтле тормышта яшик!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев