Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Эшкә җаваплы караш – мөһим сыйфат

«Чишмә» агрофирмасының Меңнәр авылында урнашкан бүлекчәсендә бозаулар гына.

Дилбәр Хөрмәтуллина үз эше өчен җан атып торган, тәҗрибәле терлекчәләр сафында. Әллә кайчаннан көткән кунаклары килгән диярсең, ул безне якты йөз белән каршы алды. Ул хуҗалык эшләрендә 1984 елдан бирле хезмәт сала. Оста сыер савучы да, бозау караучы буларак та фидакарь. 

— Бозауларны 6-7 ел инде карыйм. Минем карамакта 47 баш бозау бар. Бер айдан алып 3 айга тиклем тәрбиялим малкайларны. Аларга җылытып сөт эчерәм, он, җылы су, ә асларына салам салам. Үсешләре дә 1 кг. Эш шартлары бик яхшы, җылы, хезмәт хакымны да вакытында алам, Аллаһка шөкер, ди ул.

— Бозаулар үлеме бик юк. Бәләкәй бала тәрбияләгән кебек карыйбыз, Дилбәр ханым.

Меңнәр өлешендәге ферма мөдире, шулай ук ул мал табибы вазыйфаларын да башкаручы Илшат Зәкиевның уңганлыгын вә тырышлыгын билгеләр үтәбез.

Эшкә уңган, хезмәттән курык-маган, булсынга дип, җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекче-савучылар бихисап биредә.


Хезмәт күрсәткечләре буенча тырыш терлекчеләр гел алдынгылар сафында, яшь үрчемнең сакланышы бик әйбәт. Дилбәр Хөрмәтуллина да бозаулар арасында тәрбияче апа кебек. Малкайлары аның янында нәни балалар кебек йөгереп кенә йөри. Һәркайсының көен, җаен белә, авырып китсәләр, борчыла.

— Эшемне бик яратып башкарам. Бер көн ял итсәм, тизрәк ашкынып эшкә киләм — сагынам инде малкайларымны. Коллективыбыз бик дус, тату эшлибез. Артымнары ай саен артып бара, хезмәт хакын тиешле вакытында алып торабыз, шулай булгач, эшләсе генә килеп тора, дип әңгәмәбезне дәвам итте ул.

Терлекчелектә хезмәтнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән бозау караучы. Бозаулары да аның сөйләшүен ишетүгә танып алалар бугай, гөр килеп тавыш бирәләр. Эше җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Мал торлаклары чиста, коры, калын итеп салам түшәлгән. Бозаулар да көр, уйнаклап кына торалар. Алларында азыклары бетеп тормый. Азык рационы төгәл сакланганда гына яшь үрчем исән-имин һәм матур үсә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев