Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нәфис Сәлимгәрәев: Һава шартлары белән көрәшеп хезмәт куйган авыл кешесенең бәйрәм итәргә тулы хокукы бар

Иртәгә районыбызда зур бәйрәм- Уңыш бәйрәме. Бу көнне туган җиребездә мул уңыш үстергән игенчеләр, иртә таңнан фермаларга ашыгучы терлекчеләр, авыл хуҗалыгы тармагында тиешле дәрәҗәдә эш оештырган җитәкче-белгечләр хөрмәтләнәчәк. Бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә гөрли. Нәкъ тә шундый куанычлы мәшәкатьләр белән янып йөргәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән әңгәмәләшеп алдык.

- Хәерле көннәр булсын, Нәфис Әзһәмович, быелгы Уңыш бәйрәме башка еллардан кайсы яклап аерылып торачак? Белгәнебезчә, Уңыш бәйрәме берничә ел Ковид авыруы аркасында уздырылмый торган иде.

- Әйе, ул елларда зур тантаналар оештырмасак та, алдынгы хезмәтчәннәрне район башлыгының, авыл хуҗалыгы идарәсенең бүләкләре, күчтәнәчләре белән өйләренә барып котладык. Узган ел кабат районыбыздагы матур традицияне торгызып, хөрмәтләүләргә ирештек.

Һава шартлары белән көрәшеп хезмәт куйган авыл кешесенең бәйрәм итәргә тулы хокукы бар. Хезмәт кешесенең эшен күрә белү, бәяләүгә зур игътибар юнәлтәбез. Алдагы сүземне куәтләп шуны әйтәм- комбайнчылар, механизаторларыбыз, машина йөртүчеләребез, корткычларга каршы көрәшүчеләр, симәнә агулаучы кебек гади эшчеләребез, терлекчеләр, савымчылар, шулай ук белгечләргә республика, район бүләкләре тапшырачакбыз. Унбер югары дәүләт бүләге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Актаныш районы башлыгының һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең унар бүләге үз хуҗаларын көтә.

- Иртәгә без аларның кемнәр икән белербез, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтербез. Чыннан да җитәкчеләр тарафыннан хезмәтең лаеклы бәяләнә икән бу алдагы эшчәнлеккә стимул, күңел күтәренкелеге дигән сүз. Гади хезмәт кешеләренә игътибарыгыз мактауга лаек. Безнең ветераннарыбыз да бар бит, алар да ел саен Уңыш бәйрәмен көтеп ала.

-Әйе, районыбызның ветеран җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белән тыгыз хезмәттәшлек итүче оешма җитәкчеләре, электән дәүләт бүләкләренә ия белгечләребез дә бәйрәмебез түрендә булачак.

- Нәфис Әзһәмович, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын тапшырырдай ышанычлы куллар бүген әзерләнәме, быел районыбыз хуҗалыкларына яшь кадрлар эшкә кайттымы?

- Быел районыбызга авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары, техникумнарны тәмамлап эшкә кайткан яшь коллегаларыбыз да Уңыш бәйрәменә чакырулы. Алар бездә сигез. Тагын 27 студентыбыз юллама белән аграр уку йортларында белем ала. Технология техникумында 300 ләп студентыбыз төрле белгечлекләр буенча белем ала. Шулай булгач, киләчәгебез -өметле.

- Иртәгә 450 авыл хуҗалыгы хезмәтчәненә идарә нинди бүләк әзерләде икән? Мәдәни программа турында әйтүем.

- Уңыш бәйрәмен, әлбәттә, үзебезнең районыбыз артистлары белән бергәләп әзерлибез. Котлаулардан соң эстрадабызның хәзерге йолдызлары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар ял концерты тәкъдим итәчәк. барлык кунакларга район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылачак.

-Бәйрәмнәр мөбарәк булсын! Иртәгә булачак Уңыш көне-игенчеләр, терлекчеләрне хөрмәтләү тантанасы бары күңелле мизгелләр белән хәтердә калсын! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев