Һәр сум — Җиңүгә ярдәм!
Игелекле Актаныш

Һәр сум — Җиңүгә ярдәм!

Актанышның беренче санлы мәктәбендә яңа уку елы башлану белән ел саен Игелек ярминкәсе үткәрелә. Быел укучылар, укытучылар һәм ата-аналар әлеге изге башлангычны өченче тапкыр дәвам итте.

Ярминкәдә җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы якташ солдатларга ярдәм итү өчен җибәреләчәк. Шуңа күрә биредә һәркем бер фикер белән катнаша: һәр сум — ул ярдәм.

Ләйсән Газизова фотосы

Һәркем үз өлешен кертергә тырыша

Мәктәп директоры Альберт Мансуров ярминкәдә катнашкан һәркемгә — ата-аналарга, сыйныф җитәкчеләренә һәм укучыларга рәхмәтен белдерде.

Чыннан да, ярминкәгә әзерлек барлык сыйныфларда да алдан ук башланган. Ата-аналар балалары белән өйләрендә ризыклар әзерләгән, бакчаларында үскән яшелчә-җимешләрен алып килгән. Ә укучылар сату өстәлләрен бизәп, үз товарларын тәкъдим итте.

Ләйсән Газизова фотосыСату-алу бәйрәме җыр-моң белән үрелеп барды. Укучылар һәм педагогларның матур чыгышлары кояшлы көнгә тагын да ямь өстәде.

Чәкчәк, бүген иртән генә пешерелгән тәбикмәк, бакча җимешләре- 11нче сыйныф укучыларыныкы. Алар үзләрен инде чын сатучылар кебек тотты. Сатып алучыларны елмаеп каршы алып, һәр товарның үзенчәлеге турында сөйләделәр, игътибарны үз өстәлләренә җәлеп итәргә тырышты.

Ләйсән Газизова фотосы

«Болар барысы да солдатларыбызның Җиңүе өчен», — ди Гөлзидә Фәхразыева. Аның сүзләренчә, кызлар һәр көнне якыннарының исән-сау булуын, сугышларның тизрәк тәмамлануын теләп дога кылалар.

«Һәр иртәдә тизрәк сугышлар бетсен дип дога кылабыз, теләкләр телибез. Бүген әзерләнеп ярминкәгә килүебез дә Җиңү өчен», — ди кызлар.

Ләйсән Газизова фотосы

Өйдә әзерләнгән әйберләр дә ярминкәдә

Педагог-оештыручы Алсу Хафизова билгеләп үткәнчә, игелек ярминкәсенә ата-аналар гына түгел, әби-бабайлар да теләп кушылган. Сату өстәлләрендә өйдә әзерләнгән ризыклар, тозланган яшелчәләр, кайнатмалар, бәйләнгән мунчалалар, башмаклар, оекбашлар һәм хәтта күргәзмә өчен ясалган картиналарны да күрергә мөмкин иде.

Ләйсән Газизова фотосы

Ярминкәдә нәрсә генә юк!

Һәр эшләнмә артында — кемнеңдер вакыты, тырышлыгы һәм күңел җылысы. Шуңа күрә бу чараны бер генә сүз белән — күмәк хезмәт дип атарга мөмкин.

Ярминкәгә сатып алучылар да күп килде

Ләйсән Газизова фотосыСәүдә өстәлләре янында кеше өзелмәде. Мәктәп янында яшәүчеләр, үтеп баручы юлчылар, район җитәкчелеге, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар үзләре дә ярминкәгә актив кушылды. Кемдер үзенә кирәкле әйберне сайлады, кемдер якыннарына дип сатып алды.

Түләү дә төрлечә булды: берәүләр кәгазь акча белән исәпләшсә, икенчеләр күчерү юлын сайлады.

Ләйсән Газизова фотосыИгелек ярминкәсендә катнашучыларны исә бары бер теләк берләштерә: илебездә тынычлык булсын, күгебез аяз булсын, солдатларыбыз Җиңү белән туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын.


Нет комментариев