Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Район хуҗалыкларының терлек әзерләү техникалары мөһим компаниягә әзерме?

Аяз кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сулышлары белән көтеп ала. Җирнең дымы бар чакта технологик срокларда тизрәк чәчү эшләрен тәмамлау мөһим бурыч. Бу хакта 24 форма-киңәшмәдә район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.

                Көн саен явып үткән яңгырлар кыр эшләренә бераз комачаулык тудырды. Әмма хуҗалык механизаторлары яңгырлы көннәрдә дә эшсез тормый. Терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерү дәвам итә. Әле хуҗалыкларда башкарыласы эшләр шактый. 
 

             “Чишмә” агрофирмасы белән “Чишмә” хуҗалыгында барлык техникалар да печән чабу- җыю эшенә әзер, механизаторлар бу мөһим компаниягә старт бирелгәнне генә көтәләр.     “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмаларында, Нур Баян исемендәге, “Нигез”, “Башак”, “Ташкын”, “Тамыр” хуҗалыкларында да кышлык азык хәстәрләүгә җитди карап барлык механизация машиналарны басу-кырларга кереп китәрлек итеп комплектлаштырганнар. Кайбер хуҗалыкларда чапкычларны төзекләндереп бетерәсе, запас частьлар белән тәэмин итәсе калган. 
               Ни кызганыч, “Эконом”, “Наратлы”, “Агыйдел” хуҗалыкларында техника ремонтына салкын караганнар, терлек азыгы әзерләү техникасын төзекләндерүгә соң тотынганнар, бөтенләй бу машина-тракторларга кул тимәгәннәре дә бар.  

           Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев 30 май көнне районга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенең терлек әзерләү техникасын кабул итәргә киләчәген әйтте. Бу көнгә кадәр хуҗалыкларга үзйөрешле машина-тракторларны, башка тагылма коралларны техник карау үтәрлек дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Язгы кыр эшләре-2022 Печән әзерләү техникасы тикшерелде Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев