Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УМАРТАЧЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ:Умарталарны чыгаргач башкарасы эшләр бар

Беренче көннән үк дүрт-биш чиләк су сыешлы савыт умарталыкка урнаша. Аңа ун литрлап суга биш-ун грамм исәбеннән тоз салына. Сусаган кортлар шунда ук эчергечкә килә. Савыттан җәй буена су өзелми. Беткән очракларда өсти торабыз. Кайберәүләр кортларның колонка суын эчмәвен исбатларга тырышалар.

                                                      Умарталарны кояшлы көнне  күләгәдә 8-10 градус  җылы булганда, гадәттә иртәнге яктарак, сәгать 10 -11 тирәсендә, чыгарабыз. Урыннарына урнаштыргач, кортларның ничек очыш ясавын игътибар белән күзәтеп  торабыз.  


                                                      Барлык умарталарны урнаштыргач кына, башта чыкканнарын аралап, ача башларга кирәк. Кортлар ялгышып, икенчеләренә кермәсен өчен бер-берсеннән читтәрәк булганнары ачыла. Летоктан озаграк  чыкмый торсалар, шунда ук борчылырга ярамый. Үзләре күренә башлаганчы сабырлык белән көтәргә кирәк. Тимерчыбык ярдәмендә леток тишеген үлгән кортлардан  сак кына тазарт. Алай да күренми торсалар, шланг белән тыңлап карыйлар. Һаман да гөжләгәннәрен ишетмәсәгез, әкрен генә суккалагыз. Тавыш ишетелсә, димәк, бу умартагызда корт семьясы башкаларына караганда яхшырак яшәгән, түзәрлек булган дигән сүз. Монысы хәтта, икенче көнне генә очыш ясап, тазарынырга ихтимал. Шуннан соң гына, көн җылы булган очракта, ачып аңа күз салалар.
                                                      Эче ныклап тулганнар исә умарта летокларын ачу белән үк тизрәк тышка ашыга. Умарталарны тышка чыгарып урнаштырган көнне үк эчтәге кортларны күрергә, рамнарны кузгатып, үрчемнәрне тикшерергә ашыкмыйбыз. Тышта һава температурасының  18-20 градуска күтәрелүен көтәбез. Тик шуннан соң гына ояларны тазартабыз, яңа кәрәзле рамнар бирәбез. Ояларындагы азыклары бетүеннән курыкмыйбыз, чөнки көздән кышкылык азыкны җитәрлек сыйфатлыларын гына калдырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы сулышы Умарта Авыл хуҗалыгы тармагы Умартачы буласың килсә Бал кортының назы бар Умартачы Умартачылык Юлай Низаев