Август аенда бакча эшләре
Бакчачыга

Август аенда бакча эшләре

Җәйнең соңгы аенда бакчада нәрсә утыртырга, нинди эшләр башкарырга һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Актанышның һәвәскәр бакчачыларыннан алдык.

  • Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәләр, соңыннан төпләрен йомшартам..

 

  • Кура җиләгенең 5-6 яшь куакларын гына калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк кисеп, су сибәи.

 

  • Коелган алма, груша, сливаларны җыеп эшкәртәләр яки җиргә күмеп куям.

 

  • Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерәм.

 

  • Бакча җиләген (виктория) җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Август ахырында яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көнаралаш су сибәм. 

 

  • Кыярның саргайган яфракларын җыям.

 

  • Августта, октябрь ахырында — агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдырам.

Нет комментариев