Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Евросоюздан, НАТОдан куркыныч яный икән, ничек битараф калыйк- бүген 12 райондашыбыз мобилизацияләнде (видео һәм фото)

Бүген районыбыздан тагын бер төркем ир-егет өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнде.

                    Район хәрби комиссариаты янындагы мәйданда бүген Актаныш районының 12 ир-егетен озату чарасы булды. Мобилизацияләнүчеләргә көч-куәт биреп саубуллашырга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

- Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Рәхмәт сезгә- куркып- качып йөрмәдегез.  Утны, суны кичкән, сыналган чын ир-атларыбыз белән горурланабыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләргә ярдәм итеп торачакбыз. Хәерле сәгатьтә!- диде Ленар Рафак улы. 

         Райондашларыбызга азык-төлек җыелмалары, термокиемнәр тапшырылды.   Аларны Актаныш эшмәкәрләре әзерләгән. 

 

- Евросоюздан, НАТОдан илебезгә шундый куркыныч яный икән, без нишләп битараф калыйк. Без барабыз һәм җиңеп кайтачакбыз,- ди батыр йөрәкле кардәшләребез.  

             Озату сүзләрен тыңлаганнан соң райондашларыбыз гаиләләре, якыннары белән тагын бер кат саубуллашып автобуска утырды.

Кайбер чыганаклар тиздән тагын шундый ук озату булачагын әйтә. Хәерле булсын!  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев