Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш бүген тагын бер батыр улы белән саубуллашты

Шәбез авылыннан махсус хәрби операциягә алынган Илдар Хөснияровны соңгы юлга озатырга, районыбызның батыр улы белән саубуллашырга бар авыл халкы, дуслары, хезмәттәшләре килде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Илдар Дилшат улының әнисенең, нәни кызының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаштылар. 

Илдар Дилшат улы Хөснияров 1987 елның 15 мартында Актаныш районы Шәбез авылында туа. Чалманарат мәктәбен тәмамлагач Актаныш технология техникумында укый. Соңгы вакытта "Наратлы" хуҗалыгында хезмәт куя. Махсус хәрби операциягә алынганнан соң 2022 елның 1 декабреннән 20657 хәрби часть составында ут эченә керә. Илдар бәрелешләр вакытында каты яралана. Казанда госпитальдә дәвалана, әмма яралары герой якташыбызның гомере өзелүгә сәбәп була.

Хәрби бурычын батырларча үтәгән райондашыбызның авыр туфрагы җиңел, гүрләре якты булсын!

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

15

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев