Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булган Сергей Мосоловның исеме мәңгеләштерелде

Бүген, Мари Суыксуы мәктәбендә узган тантаналы линейкада авлдашлары Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булган Сергей Мосоловның исеме мәңгеләштерелде.

 
             Мари Суксуы мәктәбендә яңа уку елында 42 укучы белем ала.

4 укучы әле быелгы уку елында гына белем учагының ишекләрен ачып керде. Укучыларны, педагоглар коллективын Белем бәйрәме белән район җитәкчелегеннән Илшат Габдулхаев тәбрик итте.

Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да бәйрәм котлауларын  ирештерде. 

             Белем көненең тагын бер истәлекле мизгеле- шушы мәктәптә укыган, мәктәпнең, укытучыларның йөз аклыгы булып кызыл аттестат белән белем учагын тәмалаган хәрби Сергей Мосолов истәлегенә хәтер тактасын ачылды. Сергей Мосолов 26 апрельдә Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булды. Сергейның, шулай ук авылның башка яугирләренең якты истәлегенә Мари Суыксуы мәктәбе бакчасында "Батырлар аллеясы" утыртылды. Район һәм республика җитәкчеләре батыр якташыбыз Сергей Мосоловның әнисе Альфира апага "Батырлык өчен" орденын тапшырды.

              Бүгенге тәрбияви әһәмияткә ия чарада да Сергейның якыннары, кадерле кешеләре катнашты, аның тактасы яны чәчәк-гөлләргә күмелде. 

             Раил Харисов фоторепортажы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев