Урманчы Рәмис Хисамов Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Урманчы Рәмис Хисамов Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәмис Рифхәт улына Рәхмәт хатын Актаныш районы Башлыгы Ленар Зарипов белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.
Актаныш районы урманчысы Рәмис Рифхәт улы Хисамов намуслы хезмәте һәм Татарстан урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Рәмис Хисамов инде күп еллар Урман хуҗалыгы системасында эшли, югары профессионализм, җаваплылык һәм үз эшенә бирелгәнлек сыйфатлары белән аерылып тора. Аның хезмәте Актаныш районының урман байлыкларын саклап калуга һәм арттыруга күп тапкырлар ярдәм итте.
Рәмис Рифхәт улын лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә мөһим һәм кирәкле эшендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев