Актанышлылар кояшлы сәламнәргә төреп махсус хәрби операциягә унҗиденче гуманитар ярдәм озатты
Бүген иртәннән үк Актанышны чорнап алган буран, мөһим вакыйганы хупларга теләгәндәй, кинәт тынып калды. Күк йөзе аязды, дөньяны яп-якты нурларга төреп кояш балкыды. Нәкъ менә шул вакытта Актаныштан махсус хәрби операция зонасына унҗиденче гуманитар ярдәм юлга кузгалды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов чарада шәхсән үзе катнашып, волонтерлар белән йөк автомобиленә махсус хәрби операциядәге егетләргә дигән тартмаларны ташып урнаштырды. Ерак юлга кузгалачак Руслан Ханов белән Алмаз Мирзиевкә хәерле юллар теләп, сугышчыларыбызга барлык Актаныш халкы, районнан читтә яшәүче якташларыбыз кайнар сәламнәр тапшырырга кушты. Шулай ук Ленар Рафакович махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, илебез сагында торучылар һәрвакыт якташларының ярдәменә һәм кайгыртуына өмет итә ала, дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев