Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

"КҮҢЕЛЛЕ БАЛАЧАК" МӘҢГЕ ИСТӘ КАЛАЧАК: Районның Игелек үзәге балаларга бәйрәм бүләк итте (+ ФОТОЛАР)

Сәламәтлекләре ягыннан чикләүләр булган балалар өчен махсус әзерләнгән чара җылы атмосферасы, дустанә мөнәсәбәте белән аерылып торды.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районның социаль яклау бүлегенә караган Игелек үзәге үз җаваплылыгында булган инвалид балалар, Такталачык мәктәп-интернат укучылары, аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен “Күңелле балачак” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. 


Сәламәтлекләре ягыннан чикләүләр булган балалар өчен махсус әзерләнгән чара җылы атмосферасы, дустанә мөнәсәбәте белән аерылып торды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен бик күп төрле уеннар, күңел ачу чаралары һәм, әлбәттә,бүләкләр каралган иде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, аралашты. 


Игелек үзәге директоры Гөлназ Хуҗәхмәтова мондый чараларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик мөһим булуын искәртте: 


- Без “Күңелле балачак” бәйрәмен һәр балага шәхси якын килеп оештырырга тырыштык. Уеннар да алар өчен махсус сайланды: теләге булган һәркем катнашып, биредә күңел ача ала. Безнең максат – социаль хезмәтләрдән файдаланучы шушы баларга онытылмаслык бәйрәм кәефе бүләк итү. 

Бу көн кысаларында Такталачык мәктәп-интернатының өлкән сыйныфларында белем алучы укучылар Актаныш технология техникумында да кунак булды. Киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауга ярдәм йөзеннән оештырылган экскурсия дәвамында укучылар техникум белән якыннан таныштылар, биредәге белгечлекләр хакында тулы мәгълүмат алдылар, уку йортының белем һәм күнекмәләр бирү залларында булып,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. 

Игелек үзәге тарафыннан оештырылган “Күңелле балачак” бәйрәме катнашучылар күңелендә җылы бер истәлек булып сакланыр дип ышана оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев