Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мәрхәмәтлелеккә яшьтән: Бүген Татар Суыксуы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары сәламәтлеккә туймаган авылдашларына булышты

Татар Суыксуы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары мәрхәмәтлелелек үрнәге күрсәтеп бүген авылдагы инвалид өлкәннәрнең хәлләрен белергә барды.

Укучылар кар көрәделәр, башка хуҗалык эшләрендә булыштылар. Авыру-сыктаулардан арыган җаннарга тынычлык, күңел көрлеге өстәп концерт та куйдылар. 

Ярдәмгә мохтаҗларга булышу элек-электән татар халкына хас асыл сыйфатларның берсе.

Укучыларда әлеге матур холык-фигыльне тәрбияләүдә мондый волонтерлык дәресләре бик кирәк.

Чара турында безгә район ЮХИДИ-нең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев