Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Якташыбыз, хәйрияче Ирек Салихов: Сәламәтлеккә туймаган балалары булган гаиләләр үз проблемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел

Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның хәйрия эшчәнлеге бик күпләргә канат куя, гомерен озайта. Ирек Фәрит улы инициативасы белән барлыкка килгән "БлагоДарение" хәйрия фонды кечкенә Баулы егетен аякка бастыруны үз өстенә алды. Балага катлаулы операцияне АКШта ясыйлар.

        Баулыга эш визиты кысаларында Ирек Салихов операциядән соң тернәкләнеп килүче Эльмирның хәлен белде.

      Эльмир әти-әнисе белән "БлагоДарение" фондын гамәлгә куючы һәм волонтерлар янына үзе килде. Баланың әнисе Эльмира улын яңадан тормышка кайтаручыларга олы рәхмәтен әйтте. 

- Балам бүген яшьтәшләре белән уйный, йөгерә башлады, үзен яхшырак хис итә, хәзер организмы кислородка белән туена. Ирек Фәритовичка мин чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Һәрвакыт безнең белән булган волонтерларга да рәхмәт. Мондый кайгыртучан кешеләр безне чолгап алу- могҗиза ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев