Иске Богады егете Казан ипподромында җиңү яулады
Спорт хәбәрләре

Иске Богады егете Казан ипподромында җиңү яулады

Илназ Нигъмәтуллин «Эмма Ян» кушаматлы аты белән юртаклар ярышында беренче урынны алды.

Казан ипподромында узган юртаклар ярышында Иске Богады авылы егете Илназ Нигъмәтуллин уңышлы чыгыш ясады. Ул «Эмма Ян» кушаматлы аты белән «Любители конных дел» хөрмәтенә уздырылган приз ярышында беренче урынны яулады.

Илназ Нигъмәтуллинны әлеге уңышы белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да җиңүләр юлдаш булсын!


Нет комментариев