«Бер күрешү үзе бер гомер!» Актанышбаш авылы мәдәният йортына җыелган өлкәннәребезнең күңел халәтен нәкъ менә шушы сүзләр чагылдыра. Күптән көтеп алган очрашу җылы аралашу, моңлы җырлар һәм күңелле мизгелләр белән истә калды.
Бәйрәмне авыл имамы Мөдәрис хәзрәт башлап җибәрде. Альбина Хәбибуллина өлкәннәребезгә матур шигырь юлларын җиткерде. Инструменталь ансамбль чыгышы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Өлкәннәребез үзләре дә актив катнашты, җырларга кушылды.
Кичәгә ямь өстәп, гармунчыларыбыз Аяз һәм Фаяз Камаловлар, Илдус абый Хөсәенов чыгыш ясады. Гармун моңнарына кушылып, өлкәннәребез биеп тә алдылар. Сөләйман Хасанов, Лилия Вәлиева һәм Гөлназ апа Харисова башкаруындагы җырлар күңел кылларын тибрәтте.
Әлеге очрашуны оештыруда Флорида Миңнеханова, Гөлназ Харисова, Азалия Даянова, Роза Харрасова, Рузилия Хасанова һәм Дилбәр Асылова зур активлык күрсәтте. Авылдашларыбыз исеменнән аларга һәм бәйрәмне әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Өлкәннәребез хөрмәткә һәм игътибарга лаек
Очрашуда юл йөрү иминлеге мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Актаныш районының «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Ул җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген аңлатып, һәр өлкән кешегә яктылык кайтаргыч элементлар һәм блокнотлар тапшырды.
Файдалы очрашу кайнар аш һәм тәмле чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән аралашты, хатирәләрен яңартты, күңелләренә ял алды.
Авылдашларыбызга шундый җылы очрашу бүләк иткән, өлкәннәребезне хөрмәтләп, аларның күңелен күргән һәркемгә зур рәхмәт! Аралашырга ашкынып торган, тормышны яраткан, дәртле һәм актив өлкәннәребез булганда, авылыбызның мәдәни учагы һәрчак янып торыр.
Нет комментариев