Яшь спортчылар шәхси беренчелектә дә, команда ярышларында да уңышлы чыгыш ясады.
Минзәләдә узган көрәш ярышларында Актаныш районы егетләре призлы урыннарга лаек булды.
2015–2016 елларда туган егетләр арасында Такталачык мәктәбе укучысы Мингазов Айназ 40 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады. Татар Суксуы мәктәбе укучысы Малихов Гомәр 30 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булды. Пучы мәктәбе укучысы Салихҗанов Самат 60 килограммга кадәрге авырлыкта өченче урынны алды.
2017–2019 елларда туган егетләр арасында Пучы мәктәбе укучысы Хөснетдинов Рамазан 40 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә икенче урынга чыкты.
Команда ярышларында да Актаныш егетләре сынатмады. 2015–2016 елларда туган көрәшчеләрдән тупланган район җыелма командасы өченче урынга лаек булды.
Нет комментариев