Буыннар сәламәтлеген саклау һәм авыруны иртә ачыклау — җитди өзлегүләрне булдырмауның мөһим шарты.
12 октябрьдә күп кенә илләрдә Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн 1996 елдан башлап үткәрелә һәм ревматологик авырулар турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, аларны вакытында ачыклау һәм дәвалауның әһәмиятен аңлатуга юнәлдерелә.
Артрит — бер яки берничә буында ялкынсыну барлыкка килү белән бәйле авыру. Ул авырту, шешенү, хәрәкәтнең чикләнүе кебек билгеләр белән күренергә мөмкин. Дәвалауны вакытында башламаганда, буыннарның зарарлануы көчәеп, кешенең көндәлек тормышына һәм хезмәткә сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Авыруның барлыкка килү сәбәпләре төрле. Алар арасында буын җәрәхәтләре, артык физик йөкләнеш, нәселдәнлеккә бәйле үзенчәлекләр һәм кайбер инфекцияләр бар. Артритның төрләре күп, шуңа күрә билгеләре сизелгән очракта үз белдегең белән дәваланырга түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыруны иртә ачыклау мөһим
Буыннарда даими авырту, шешенү яки хәрәкәт иткәндә катылык сизелсә, медицина тикшерүен кичектерергә ярамый. Иртә диагностика һәм табиб тарафыннан билгеләнгән дәвалау авыруның үсешен контрольдә тотарга, өзлегүләр куркынычын киметергә һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Буыннар сәламәтлеген саклау өчен көндәлек гадәтләр дә зур әһәмияткә ия. Даими, мөмкинлекләргә туры килгән физик активлык белән шөгыльләнү, дөрес туклану, тән авырлыгын контрольдә тоту, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм буыннарга артык көч төшермәс өчен йөкләнешне дөрес бүлү киңәш ителә. Озын вакыт хәрәкәтсез утырганда тәнәфесләр ясау һәм җәрәхәтләрдән саклану да мөһим.
Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне буын авыруларына игътибарны арттырырга һәм сәламәтлеккә җаваплы карарга чакыра. Үз вакытында табибка мөрәҗәгать итү һәм тиешле профилактика чараларын үтәү авыруның авыр нәтиҗәләрен булдырмауда мөһим роль уйный.
Нет комментариев