Алмазия Закирова — лыжероллер спринтында көмеш медаль иясе
Спорт хәбәрләре

Алмазия Закирова — лыжероллер спринтында көмеш медаль иясе

«Лачын» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Менделеевск шәһәрендә узган «Царь тихой горы» ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

Алмазия Закирова 700 метрлы тауга күтәрелү лыжероллер спринтында икенче урынны яулады. Әлеге дистанция спортчылардан тизлек, көч һәм чыдамлык таләп итә.

Спортчының тренеры Равил Хазиевка әзерлек барышындагы хезмәте һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.

Лыжероллерда шөгыльләнү чаңгычыларга карсыз чорда да техникасын камилләштерергә, кирәкле физик сыйфатларын үстерергә мөмкинлек бирә.

Ярышны оештыруга ярдәм иткән «КНАУФ СИЛИНГ СОЛЮШНЗ» ҖЧҖенә һәм «Батыр» спорт мәктәбенә рәхмәт!


Нет комментариев