Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов эшкуарлар белән очрашты
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов эшкуарлар белән эшлекле очрашу уздырды, ул бизнесны үстерү һәм дәүләт ярдәме мәсьәләләренә багышланган иде.
Видеоконференция режимында фикер алышуга "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Айрат Вәлиев кушылды.
Очрашуның төп темалары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен финанслау мәсьәләләре, экспорт операцияләрен киңәйтү мөмкинлекләре, шулай ук дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары, шул исәптән бизнес өчен ташламалы кредит программалары булды.
Ленар Зарипов эшмәкәрләрнең район икътисадын үстерү өчен мөмкин булган ярдәмнән актив файдалануының мөһимлеген ассызыклады. Очрашу "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты кысаларында Актаныш районында эшмәкәрлекне алга таба үстерү буенча фикер алышу һәм чишелешләр эзләү мәйданчыгына әверелде.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев