Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Актаныш-информ" җитәкче-белгечләре «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты

Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев, веб-редактор Ләйсән Газизова һәм СММ-белгеч Юлай Низаев белән ZOOM аша видеокиңәшмә уздырды.


            Сөйләшүдә шулай ук “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең ММЧ департаменты директоры Арсений Соколов катнашты. 

          Видеоәңгәмә "Актаныш-информ"ның социаль челтәрләрендәге эшчәнлек турында барды. Электрон сайтның эчтәлеге, район, республика яңалыкларының даими һәм тиз арада бирелеп барылуы "Татмедиа" җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнде. 

         Республика, район матбугаты сайтлары арасындагы рейтингта AKTANYSH-RT.RU сайты алдынгы позициядә. Нигездә, социаль челтәрләрдә дә эшчәнлек уңай яктан телгә алынды. Алга таба контентны үстерү, тагы да күбрәк подписчикларны җәлеп итү бурычы куелды. Проблемаларны чишүдә эшлекле тәкъдимнәр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев