Бүген Актанышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәрдә булачак
Бу мөһим

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәрдә булачак

Актанышта 19-20 август көннәрендә республика педагогларының традицион август киңәшмәсе уза.

Республика җитәкчеләре эшлекле сәфәр кысаларында "Адымнар-Актаныш" полилингваль комплексын ачу тантанасында катнашачак. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараеның Тантаналар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның БДИны 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашуы көтелә.

 

 


Нет комментариев