Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Булачак солдатлар ярышты: Хәрби комиссар Кубогы кайсы мәктәпкә булыр?

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ел саен район хәрби комиссары Кубогына өлкән сыйныф укучылары арасында "троеборье"- 3 спорт төре буенча ярыш уза.

          Район хәрби комиссары Кубогына мәктәпләрнең X-XI сыйныф егетләре арасында ярыш "Бүләк" чаңгы базасында башланып китте. Укучылар чаңгыда узышканнан соң "Батыр" спорткомплексына юл тотты. Биредә булачак солдатлар "Калашников" автоматын сүтеп-җыеп, төз атуда осталыкларын күрсәттеләр. Физик әзерлекләрен турникта тартылып сынап карадылар. 

           Нәтиҗәләр иртәгә, 18 февраль көнне билгеле булачак. Мактаулы урыннар мәктәп командалары һәм шәхси беренчелектә чыгарылачак.

          IX сыйныф егетләре арасында әлеге ярыш 19 февральдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев