Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында татар язучылары Гамил Афзалның туган авылы-Такталачыкта булдылар

Ел саен Гамил Афзалның туган көнендә районыбызда оештырылган фестивальгә кайткан язучылар-шагыйрьләр әдипнең туган авылы Такталачыкка килә. Быелгы фестиваль кысаларында да каләм әһелләре бөек шагыйребезне туган авылында олы рәхмәт хисләре белән искә алды.

           Казаннан Гамил Афзалның туган көне уңаеннан оештырыла торган чарага кайткан Габдулла Тукай премиясе ияләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Камил Кәримов, Актанышта яшәүче Илфак Ибраһимов, якташ язучылар Данил Салихов, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Чаллы язучылар берлегеннән Факил Сафин, Әлфия Ситдикова һәм башкаларны Такталачык мәктәбе укучылары Актаныш икмәге, баллы чәкчәк белән каршылады.

          Шигырь сөюче балалар Гамил Афзал шигырьләрен яттан сөйләде, авыл мәдәният хезмәткәрләре җырларын башкарды. Иман йорты һәм мәдәният сарае белән ике арадагы бакчада Гамил Афзалның рәсеме куелган стела бар. Кунаклар Халык шагыйренең рухына багышлап дога кылганнан соң постаментка кыр чәчәкләре салдылар.

             Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева киләчәктә Хәтер бакчасында Гамил Афзалның бюсты да куелачагын әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев