Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КҮРЕНЕКЛЕ ЯКТАШЛАР БҮГЕН: Танылган архитектор Фирдәвис Хановның Түбән Камада күргәзмәсе ачылды

Түбән Каманың шәһәр музеенда Татарстан республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановның “Язмышыма рәхмәтлемен” дип аталган күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Узган елның сентябрендә җитмеш яшен билгеләп үткән Ф.Ханов гаять зур көч куеп әзерләгән бу күргәзмәсе хакында:  «Максатым – халыкка 55 еллык тарихы булган шәһәребезнең матурлыгын, яшәү өчен уңайлыгын күрсәтү. Минем иҗади эшчәнлегем белән бәйләнгән Түбән Камадагы гына түгел, районыбызда, якын төбәкләрдә урнашкан кызыклы архитектура объектлары, яңа парклар, скверлар белән таныштырырга теләдем”,  – дип әйтте. 

Тантана электрон тактада видеопрезентация  күрсәтеп,  авторның кыскача хезмәт һәм иҗади биографиясе белән таныштырудан башланды. Түбән Кама  мэры урынбасары Марина Камелина 1978 елдан  бирле Ф.Ханов шәһәрнең һәр сукмагы һәм тыкрыгы, һәр урамы һәм йортын диярлек үз җанына  якын итеп, проект сызымнарыннан ак каланың йөзек кашы булган таш пулатлар, ак сарайларга әверелүенә гомерен багышлау турында  рәсми булмаган җылы сүзләр  әйтеп сокланды. 

Фирдәвис Гайнетҗан улының җиңел кулы белән 44 ел дәвамында шәһәрдә яңа матур биналар, микрорайоннар калкып чыга. Ул һәрвакыт һөнәри үсештә, үз-үзен камилләштерүдә, заман рухына җавап бирүче, ә кайчакта аннан да узып китүче яңа кыю проектларны тормышка ашыруда – иҗади шәхес. Фирдәвис Хановның сәләте, киләчәккә карап эшли белүе нәтиҗәсендә шәһәребез көннән-көн матурая бара. Ирешкән уңышлары да бик күп. XII Халыкара “Зодчество-2004” фестиваль-конкурсында Мәскәүдә «Изге Чишмәне реконструкцияләү” эше  бронза  диплом яулый.  Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча бизәлгән уку һәм ял паркы 2012 елда илебездә иң яхшы архитектура проектлары каталогына кертелә.  Халыкара «Автоград» конкурсында Кызыл Чишмә яр буе проекты, Тынычлык проспектындагы административ-сәүдә үзәге, Кама Аланындагы “Яшьлек» скверы  проектлары төрле дипломнар белән бүләкләнә. 

 Ф.Хановның һөнәри осталыгына Түбән Кама башкарма комитетының рәис урынбасары Рафаэль Ихтисамов,  архитектура һәм төзелеш идарәсеннән килгән  хезмәттәшләре, Татарстан рәссамнары Союзының Түбән Кама бүлегенең башлыгы Илдус Мортазин, каләмдәшләре  Геннадий Капитов һәм Олег Власов зур бәя бирделәр, киләчәктә дә иҗат өлкәсендә яңа уңышлар теләделәр. Күргәзмә ачуда катнашучылар шулай ук Фирдәвес Гайнетҗан улының дистәләрчә еллар дәвамында бик зур һәм күпкырлы җәмәгатьчелек эше алып баруын ассызыклап үттеләр. Шәһәр Иҗтимагый советы  рәисе Хәмзә Баһманов,  Бөтендөнья татар конгрессының  Түбән  Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев һәм шәһәребезнең аксакаллар Шурасы рәисе Васил Камалов  Ф.Хановның бу абруйлы оешмаларда иң актив әгъза буларак катнашуына зур рәхмәтләрен белдерделәр. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе һәм Түбән Камада Актанышлар якташлыгы оешмасы исеменннән һәм шагыйрә, Фирдәвеснең якташы Рәмзия Вәлиева Хановның киң күңелле, мәрхәмәтле булуы өчен үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр.   

Тантана  барышында “Капелла” вокаль ансамбле, Марат Фәйрушин һәм Илһам Хисмәтуллин башкаруында жырлы-моңлы концерт номерлары янгырады. Көйләрен үзе язган “Адаштым” җырын  Илһам  фәлсәфи мәгънәле  шигъри юллар да өстәп, язмышның бар сикәлтәле юлларын җиңеп алга барган якташына һәм аның кебек барча горур ил-егетләренә багышлап башкарды. Бу күргәзмә ачу кичәсе чынлап та рәсми-формаль тантана гына түгел, ә искиткеч җылы һәм дустанә шартларда узды. Шәһәребезнең тарихы, бүгенгесе, киләчәгенә багышланган, заманча дизайн таләпләре белән бизәлгән күргәзмәнең эчтәлеге-экспонтлары  турында сөйләү кирәкмидер – ул  27 нче февральгә кадәр эшләячәк. 

Фәрит Вагыйзов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев