Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай: Актанышта бөек Тукаебызны олыладылар (фоторепортаж)

Бүген Актанышта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме узды.

              "Яшьлек" яшьләр үзәгендә оештырылган тантанада мәктәп укучылары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, районыбыз иҗатчылары, шигырь яратучылар катнашты.

              Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов татар халкының иң кадерле көне-шигърият көне уңаеннан бәйрәм теләкләрен җиткерде.
              "Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай!" дип исемләнгән
әдәби-музыкаль кичәне район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Кичә ахырында берничә әдәби-иҗади бәйге куонкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Үзәк китапханә тарафыннан игълан ителгән "Тукайга хат" һәм "Актаныш-информ"ның "Мин Актанышны яратам" конкурсында аеруча уңышларга ирешкәннәр бүләкләнде. хөрмәтләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев