Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр спартакиадасында Актаныш спортчылары җиңде

Бүген районыбызда инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикләнгәннәр арасында спорт уеннары узды.

Сәламәтлеккә туймасалар да, спартакиаданы көтеп ала инвалид райондашларыбыз. Чөнки биредә көчләрен генә сынап калмыйлар, ә бер-берсе белән аралашалар, бер-берсеннән күреп яңа ярышларга катнашалар, кыска гына әйткәндә яшәүгә дәрт-дәрман туплап кайтып китәләр. Өстәвенә үзләренең сәләтләрен дә  күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу!

Бүген дә кул көрәше, кәрҗингә туп кертү, дартс, йөзү, шахмат, шашка ярышларыннан соң хөкемдарлар бүләкләү тантанасына әзерләнгән арада "Батыр" спорткомплексы халкыбызның яраткан җырларыннан тынып тормады. Лилия Вәлиева, Илнур Могътазиров, Әфка Мәрдәновһәм башка җырчыларның чыгышын алкышларга күмделәр, үзләре дә җанга якын көйләргә кушылдылар.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова белән район инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Разетдинова призлы урыннарга чыккан спортчыларны тәбрикләп мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырды

Җирлекләргә килгәндә, мактаулы беренче урынны Актаныш командасы, икенче урында Югары Яхшый, өченче урында Аккүз авыл җирлеге командасы яулады.

Гөлназ Фирдәвис кызы спартакиадада 7 авыл җирлегенең катнашмавын билгеләп узды.

Ә калган җирлекләр катнашучыларны туплап, Актанышка алып килүне дә көйләгәннәр, аларга командировка акчалары да түләгәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев