Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район хәрби комиссары Кубогына ярышлар егетләрнең үзләре өчен кирәк

Бүген Актаныш районы мәктәпләренең X-XI сыйныф егетләре арасында район хәрби комиссары кубогына ярышлар уза. Егетләр 3 спорт төрендә көчләрен сынаячак.

          Кадет-интернат мәктәбендә укучы Максим Войцекович “Яшь армияче” бәйгесе нәкъ менә егетләрнең үзләре өчен әһәмиятле дип саный.
 

         Максимның район, республика буенча бик күп спорт ярышларында катнашып призлы урыннар яулаганы бар. Ә бүгенге бәйгедә ул беренче тапкыр:


           -     Мондый ярышлар яшь буынны армиядә хезмәт итәргә әзерли. Чаңгыда яхшы күрсәткечләргә ирешү, төз атарга өйрәнү өчен көн саен шөгыльләнү сорала. Ярышта җиңүгә бер әйбер, ә сәламәтлегең нык булу үзең өчен кирәк. 
 

   
          Яшьләрнең шулай фикерләве мактауга лаек. Район хәрби комиссары кубогына узучы спорт бәйгесен ачу тантанасында җитәкчеләр дә бу хакта искәртеп үтте. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова: “Егетләр яшьтән үк үз сәламәтлекләрен кайгыртырга тиеш, чөнки аларның Ватанны сакларга барасы бар”,-дип, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов егетләр чаңгыда шуып, автоматны сүтеп-җыеп, төз атып, турникта тартылып хәрби хезмәткә әзерлекләрен күрсәтәчәген әйтте. 
             Башкарма комитетның Яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Хәрби комиссар кубогына узучы ярышларның 20 тапкыр узуын билгеләп үтте.

Реклама

           Җиңүчеләр мәктәп командалары арасында ачыкланачак. Шулай ук югары уңышларга ирешкән укучылар да бүләкләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев