Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РӘХИМ ИТЕГЕЗ: Бүген Актанышта районкүләм ифтар уза

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә аяк бастык.

            Районыбызда ураза тотучылар өчен мәчетләрдә, оешма-предприятиеләрдә ифтар мәҗлесләре узды. Кунакчыл гаиләләрдә туганнарны, дусларны, кардәшләрне җыеп авыз ачулар оештырылды. Бүген исә Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесе булачак. Авыз ачу урыны-  "Батыр" спорткомплексы, вакыты- 17 сәгать 30 минут. 

               Ифтарга баручыларны Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае һәм РТС бистәсендәге “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармониясеннән 17.00 сәгатьтә махсус автобуслар алып китәчәк. 
 
                      Авыз ачуга кадәр райондашларыбыз алдында мәртәбәле дин белгечләре вәгазь укыячак. Җимеш һәм су белән авыз ачканнан соң җәмәгать белән ахшам намазы укылачак. Шуңа күрә үз намазлыкларыгыз белән килү сорала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев