Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза

Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.

                Фестивальгә татар язучы-шагыйрьләренең каймагы кайткан. Габдулла Тукай премиясе ияләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Камил Кәримов, язучы Рифат Җамал, Ленар Шәех, Чаллы язучылар берлегеннән Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева  22нче тапкыр үткәрелүче Гамил Афзал фестиваленең шәрәфле кунаклары булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре фестиваль-бәйгенең  жюриенда балаларның эшләрен бәяли.

                Фестивальне тантаналы ачып районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов барлык кунакларны әдәбият-сәнгать бәйрәме белән котлады. Ике дистә ел дәвамында Актанышның әдәбият дөньясының брендына әйләнгән Гамил Афзал фестивале бик күп яшьләргә канат куйды, шушы фестиваль-бәйгедә катнашып, каләм серләренә төшенгән Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек шагыйрьләр татар әдәбиятының йөзек кашына әверелде. Бүген алар фестивальнең кадерле кунаклары. 

              Фестивалнең киләчәктә татар дөньясына шәхесләр тәрбияләү максатын куеп педагогик эшчәнлек алып баручы гимназиядә узуы гаҗәп түгел. Энгель Нәвап улы гимназиядә тагын бер проектны тормышка ашыру бурычын куйды- татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиада оештырылачак. Әлеге фән бәйгесендә республиканың татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге укучылар, укытучыларның белемнәре сыналачак.

             Проектның бурычы-  туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, көчлеләрне ачыклау, аларга дөрес юнәлеш бирү, алда әйткәнчә, татар дөньясына үз халкының тарихын, бай әдәби, мәдәни мирасын саклап буыннан-буынга тапшыручы шәхесләр тәрбияләү.

Реклама

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X