Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта "Татарстан Республикасында заманча мәгариф-һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге" республика август конференциясенең пленар утырышы уза

"Татарстан Республикасында заманча мәгариф-һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге" республика август конференциясенең пленар утырышына Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте.

         Татарстан Президенты киңәшмә эшендә катнашучыларны сәламләп беренче булып сүзне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бирде. 
          Илсур Гәрәй улы республиканың мәриф өлкәсен колачлаган чыгышында ел дәвамында ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар турында таныштырды. Яңа ук елында тәрбия өлкәсенә аеруча игътибар ителәчәк. Агымдагы елның май аенда Казанның 175 гимназиясендә килеп чыккан фаҗига Россиякүләмендә тәрбия юнәлешендә эшлисе эшләрнең гаять күп булуын күрсәтте.
Шулай ук педагог һөнәре буенча максатчан программа нигезендә белем алырга теләгән абитуриентларның БДИ балларының түбән булуы да борчый министрны. Алтын медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныфы укучылары да кайбер районнарда өметләрне акламаган.
         Конференциядә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов, КФУның яшь галиме Марина Гамзикова, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзар Музаев чыгыш ясады.
Конференция эше әле дәвам итә. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев