Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Туфракта -1 градуска кадәр салкын булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм кисәтү игълан итте.


25 һәм 26 майда Татарстанда төнлә һәм иртән туфракта -1 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Ведомствода авыл хуҗалыгы культураларын һава торышыннан сакларга, ягъни махсус материаллар белән капларга яки төтенләргә киңәш итәләр.

Халык синоптигы Рәис абыйның фаразлавы буенча, көннәр 28 майга җылыта башлаячак.

– Мин алдан ук май да, җәй дә салкын була, дип кисәттем, – ди ул. – Җәй давыллары, гарасатлары, яшенле яңгырлары белән куркыныч. Әгәр кыш белән тәңгәлләштереп карасак, июньдә дә, июльдә дә шундый әшәке, көчле  җилле көннәр булачак. Эссе җәйгә өметләнмәгез быел.

КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев исә, Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак, ди.

– Сишәмбе кырау һәм минус 1 градуска кадәр салкын булачак. Чәршәмбе дә җылы көтмәгез. Мондый аномаль салкын һава торышы, мондый салкын һәм яңгырлы май 74 ел булмады. Хәзер температура климатик нормадан 6–7 градуска түбәнрәк. Ул бүген 15 градус булырга тиеш. Хәзер безнең климат буенча инде җәй башланырга тиеш, – диде  Юрий Переведенцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев