Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Бүген Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

           21 апрель- Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.

 

         Районыбызда да җирле үзидарә эшчәнлеге мактауга һәм хөрмәткә лаек. Туган ягыбызда яшәүче халык нинди генә проблемага юлыкса да җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту, җирлекләрне төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү - инициативалы, булдыклы җирле үзидарә вәкилләре кулында.

         Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызның муниципаль хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында моннан дистә еллар элек кергән сорауларның ветеран-җитәкчеләр белән берлектә уңышлы хәл ителүен искә алды, хәзер инде юллар, төзелеш, инфраструктурага кагылышлы проблемаларның федераль һәм республика программалары аша  чишелүен билгеләп үтте. Муниципаль хезмәткәрләргә, җирлек Советы сәркатипләренә, ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.

             Энгель Нәвап улы тантанада намуслы, тырыш хезмәт куйган райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды. Район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев,

Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты,

Иске Богады авыл җирлеге сәркатибе Рания Әхмәтова, Такталачык авыл җирлеге сәркатибе Гөлҗидә Нәбиева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең мактау кәгазе, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразыев һәм Күҗәкә авыл җирлеге сәркатибе Ләйлә Гайнетдинова ассоциациянең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

              Район башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Лилия Хәйдәрова, Аеш авыл җирлеге сәркатибе Ализә Галиева район башлыгының мактау кәгазенә, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров, Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.

              Актаныш муниципаль театры район җитәкчеләренә "Өйләнәм, бетте, китте!" спектаклен бәйрәм бүләге буларак тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев