Актаныш районы прокуратурасы хезмәткәрләре авылыбызны яшелләндерүгә үз өлешен кертте
Актанышыбызны матурлау, яшелләндерү бүген тулы куәт алды. Быел Актанышның урамнарына, паркларга 2 миллион сумлык агачлар утыртылды. Прокуратура бинасы артындагы бакча да яшелләндерүдән читтә калмады.
Район прокуроры Сергей Назаров үзенең ярдәмчесе Ильмир Габидуллин белән агач утырту акциясендә катнаштылар. Территория тирәсенә юкә агачлары утырттылар.
- 2022 елда 12 гыйнварында Россиядә прокуратура оешуга 300 ел тулды. Бүгенге агач утырту акциясе прокуратураның 300 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылды. Без-прокуратура зезмәткәрләре утырткан агачларыбызны тәрбияләп үстерәчәкбез. Әле бакчага газон үләне дә чәчәргә исәплибез.Аны да вакытында чабып, пөхтә итеп тәрюбияләп торуны үз өстебезгә алабыз,- диде прокурор ярдәмчесе Ильмир Габидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев