Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ТР Президенты урта махсус уку йортлары җитәкчеләрен студентлар дәрескә йөрмәгән өчен җәза бирү турында кисәтте

Студентларның һөнәри белем бирү оешмаларына йөрүен тиешле контрольдә тотмаган өчен аларның җитәкчеләренә җәза биреләчәк.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

ТР Президенты ассызыклаганча, урта һөнәри белем бирү системасында дисциплина мәсьәләсе мөһим.  Ул мониторинг нәтиҗәләре буенча укучыларның сәбәпсез дәресләргә йөрмәү очракларының шактый булуын искәртте.

- Бу- бардак.  Бу хөкүмәтне алдау дигән сүз. Татарстанда җиде җитәкче тиешле контроль чараларын күрмәгән өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды, өч җитәкче эштән азат ителе. Бу хәлләр Апас, Чирмешән, Чүпрәле районнарында, – диде ТР Президенты.

Видео: https://vk.com/video-31077111_456239583

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев